Чувашстанда “Шыгырдан укулары”, Ульяновскида “Кулаткы укулары”, Төмәндә “Сөләйманов укулары”…
Соңгы елларда илебезнең татарлар күпләп яши торган төрле төбәкләрендә әнә шундый үзенчәлекле фәнни-гамәли конференцияләр уздыру матур бер гадәткә кереп бара. Аларда җирле тарихчылар белән бергә Казаннан да танылган галимнәр, фән эшлеклеләре, язучылар һәм дин әһелләре катнаша.
Ә Чүпрәле районында узган “Мунчәли укулары” исә Татарстан, Мордовия, Чувашстан республикаларыннан, Ульяновск, Самара һәм Пенза өлкәләреннән килгән дин белгечләрен һәм галимнәрне бер мәйданга җыйды.