tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Омск өлкәсенең 360 еллык тарихы булган Каракүл авылына килде
Васил Шәйхразыев Омск өлкәсенең 360 еллык тарихы булган Каракүл авылына килде

Васил Шәйхразыев Омск өлкәсенең 360 еллык тарихы булган Каракүл авылына килде

Бүген, 13 июль көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә килде. Биредә ул Большеречье районының янгыннан зыян күргән Каракүл татар авылында алып барыла торган төзекләндерү эшләре белән танышты.  Татарстан кунагын Омск өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Валерий Бойко һәм Омск өлкәсенең “Мәдәният” татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Радик Миниханов озатып йөрделәр. Эш сәфәре кысаларында Милли Шура рәисе Большеречье районының татар активы һәм Каракүлдә янгыннан зыян күрүче гаиләләр белән очрашып сөйләште.

Җирле хакимият вәкилләре әйтүе буенча бүгенге көндә авылдагы 6 йорт инде төзелеп бетү стадиясендә, аларның бишесенең инде түбәсе дә ябылган.Өч хуҗалыкка инде хуҗалары кайтып урнашкан.  Калган йортларның бураларына заказ бирелгән, алар да якын арада төзелеп бетәчәк. Каракүл авылыннан беркем дә, янгыннан соң, күченеп китмәгән. Авыл халкына читтә гомер иткән авылдашлары, туганнары да зур ярдәм күрсәткән. “Авыр вакытта бергә-бердәм булган өчен зур рәхмәт сезгә. 360 еллык тарихы булган Каракүл авылы киләчәктә гөлбакчага әйләнер. Без сентябрь аенда килеп  бергәләп Авыл көне уздырырбыз, агачлар утыртыртып, бакча ясарбыз”, диде Васил Шәйхразиев. 20 июль көнне узачак Корбан гаетендә корбан чалырга тәкъдим итте. Авыл башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина да, авыл халкы да бу тәкъдимне хуплады.

Өлкә губернаторы Александр Бурков йөкләмәсе нигезендә авылда төзекләндерү эшләре 1 сентябрьгә тәмамланырга тиеш.

Исегезгә төшерәбез, 6 май көнне Каракүл авылында зур янгын чыккан иде. Ут 25 корылманы, 1 азык-төлек кибетен, 14 торак йортны һ.б. юк итте. Янгында зыян күрүчеләр өчен барлыгы 10 миллионнан артык акча җыелды. Әлеге сумманың 3 миллион сумы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бирелде, калган өлеше хәйрия һәм төбәктән матди ярдәм нәтиҗәсендә тупланды. Ярдәм күрсәтүчеләр арасында Австралия, Төркиядә яшәүче милләттәшләребез дә бар.

Р.S. Бу турыда тулырак иртәгә ТНВ Планета каналында “Татарлар” тапшыруында карарсыз.

Каракүл авылында зыян күрүче гаиләләргә ярдәм итү өчен киләсе реквизитларны кулланып була:

ИНН 5506033835 КПП 550401001 ОКПО 47130520 ОГРН 1035500003516 р/с 40703810045000000080 в Омском отделении №8634 Сбербанка России в г. Омске БИК 045209673 кор/с 30101810900000000673

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*