tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан шәһәрендә “Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары” дип аталган фәнни-гамәли конференция үткәрелә
Казан шәһәрендә “Чистай өязенең  мәгърифәт  йолдызлары” дип аталган фәнни-гамәли конференция үткәрелә

Казан шәһәрендә “Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары” дип аталган фәнни-гамәли конференция үткәрелә

2021 елның 14 июлендә Казан шәһәрендә “Чистай өязенең  мәгърифәт  йолдызлары” дип аталган фәнни-гамәли конференция үткәрелә.

Конференция «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән, Татарстан Республикасы  Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Татарстан Республикасының “Сириус” хатын-кызларга, гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү” региональ иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырыла.

Конференция Татарстан  Республикасы Фәннәр академиясенең  Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының конференц-залында (Казан шәhәре, Батурин урамы, 7А ) узачак. Конференция үз эшен 10.00 сәгатьтә башлап җибәрәчәк.

Конференциянең төп максаты – Чистай өязендә туып үскән мәшһүр татар-хатын кызларының милләтне саклап калу, халыкны укымышлы, белемле итү юлында башкарган эшләрен күрсәтү.  Конференциядә Чистай өязе кызлары: Хәдичә Ямашева-Таначева, Абруй Сәйфи, Фатыйма-Фәридә Вагапова-Нәүрүзова, Сания Гыйффәт, Ләбибә Хөсәения, Сәгадәт Исхакый-Чагатай, Илһамия Туктарова- Богданович, Өммегөлсем Камалова-Акчурина, Рабига Хәкимова, Вера Минкина, Рәйсә Ишморатова, Зәйтүнә Мәүлүдованың башкарган эшләре, тормыш юллары хакында галимәләребез чыгыш ясаячак.

Зыялы, белемле, батыр хатын-кызларыбызның эшләрен, тормышларын өйрәнү, халыкка җиткерү үзебезне саклап калу өчен кирәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*