tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында югары уку йортларына керү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында югары уку йортларына керү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында югары уку йортларына керү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында Россия регионнарында яшәүче абитуриентларны югары уку йортларына кабул итү  мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.

Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы  Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Илгиз Халиков, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова, Югары белем бирү бүлеге башлыгы Линар Яруллин һәм югары уку йортларының кабул итү комиссияләре рәисләре катнашты.

Утырышта Россия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезнең югары уку йортларына керү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Бу юнәлештә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча, 2016 елдан башлап эш алып барыла.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Казан югары уку йортларына Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән 38 абитуриент укырга керде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*