tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Асия апа Мөлековага – 80 яшь

ВИДЕО: Асия апа Мөлековага – 80 яшь

Ул узган гасырның 80 нче еллар азагында борынгы Сембер –Ульяновск төбәгендә татар милли хәрәкәтен башлап, өлкәдә нәшер ителүче “Өмет” газетасына, телевидениедә “Чишмә” тапшыруына нигез салучыларның берсе була. Әле шуларга өстәп аның Россиядә иң беренче хатын-кыз эшмәкәр булуын да әйтергә кирәктер. Сүзебез Кукмара районы Мәчкәрә авылында туып-үскән һәм 60 нчы еллардан бирле Ульяновскида гомер итүче, өлкәнең атказанган сәүдә хезмәткәре, хаҗия Асия апа Мөлекова турында бара. Шушы көннәрдә төбәкнең татар җәмәгатьчелеге аны 80 яшьлек күркәм юбилее белән котлады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*