Моннан берничә ел элек төбәкнең милли автономияләр соравы буенча Ульяновск шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе шәһәрдәге балалар бакчаларына этномәдәни компонент кертү турында күрсәтмә биргән иде. Аның нигезендә бакча җитәкчеләре, тәрбиячеләр өчен һәртөрле семинарлар, остаханәләр уздырылды. Байтак тәрбиячеләр Казанда, Апас һәм Буа районнарында булып андагы бай тәҗрибәне уртаклашып кайттылар. Ульяновскиның күпмилләтле шәһәр балалар бакчасында этномәдәни компонентны кертү һәм аның беренче нәтиҗәләре хакында Рамис Сафин бәян итәр.