tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мәдәниятләр диалогы контекстында милли тел: тикшеренүләр һәм укыту” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды
“Мәдәниятләр диалогы контекстында милли тел: тикшеренүләр һәм укыту” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды

“Мәдәниятләр диалогы контекстында милли тел: тикшеренүләр һәм укыту” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды

31 октябрь көнне Уфада педагог һәм остаз елына багышланган “Мәдәниятләр диалогы контекстында милли тел: тикшеренүләр һәм укыту” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.

Чара М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы, Башкортстан республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы берлегендә оештырылды.

Конференция милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән «Этник-ара диалог һәм гражданлык килешүен үстерүдә Россиянең милли-мәдәни автономияләре» программасы кысаларында узды.

Конференциядә танылган галимнәр, туган телләрне укыту өлкәсендә белгечләр, хакимият һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.

Чыганак: БРда БТК вәкиллеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*