tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актив, тырыш ханым
Актив, тырыш ханым

Актив, тырыш ханым

«Зәйтүнә Тимергали кызы бик җаваплы, намуслы һәм тырыш апа. Менә шул кешелеклелек сыйфатлары аркылы ул авылдашларының ышанычын һәм хөрмәтен казанган. Зәйтүнә апа Рауды авыл җирлегендә яшәүче сәламәтлекләре чикле булган авылдашларының тормышын җиңелрәк һәм кызыклырак итәргә ярдәм итүче искиткеч актив җәмәгатьче. Актив тормыш позициясе һәм бетмәс энергиясе аркасында ышанып тапшырылган иҗтимагый бурычларны ул җиңел генә үти. Зәйтүнә апа турында сөйләгәндә, аның «Кайнар нокталарда» хәрби бурычын үтәгән өч батыр улының иң сөекле әниләре һәм дүрт оныгының искиткеч, өзелеп яратучы әбиләре булганын да әйтмичә үтсәк, бу зур ялгышлык булыр иде. Зәйтүнә апага ныклы сәламәтлек һәм озын гомер телибез, аның тормыш юлы «Гаҗәеп кешеләр тормышы» исеменә лаек», – дип таныштырды безне Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең җирле оешмасы рәисе Зәйтүнә Корманова белән Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев.

Чынлап та, Зәйтүнә Тимергали кызының тырышлыгы аркасында мөмкинлекләре чикле булган кешеләр хәзер хәтта районда да билгеле. Мәсәлән, аның тырышлыгы белән “Гаилә ишегалды” район конкурсында катнашкан Динара һәм Әхмәт Кормановлар, Венера һәм Батырҗан Биктимировлар, Эльза һәм Рафик Таҗетдиновлар төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм бүләк сертификатлары белән бүләкләнделәр. Шулай ук Рауды һәм Кулик авылларында яшәүче сәламәтлекләре чикле булган кешеләр арасында спортчылар да күп: Рашат Исхаков, Роза Бахметова, Эльза Таҗетдинова – алар ГТО медальләре белән бүләкләнгәннәр. Балык тоту буенча ярышларда Тимерхан Ниязов белән Гүзәл Чәләлетдинова югары нәтиҗәләр күрсәтәләр. Шунысы бик кыйммәт һәм зур хөрмәткә ия – Зәйтүнә Тимергали кызы карамагындагы авылдашлары тулы тормыш алып барып, спорт белән шөгыльләнәләр, иҗтимагый һәм мәдәни тормышта катнашалар. Бу алар өчен сәламәтлекне яхшырту гына түгел, ә файдалы ял итү дә. Зәйтүнә Тимергали кызының актив тормыш позициясе аркасында 2022 елның 18 июнендә Рауды авылында сәламәтлекләре чикле булган кешеләр өчен «Ничек эшлибез, шулай яшибез» кунакчыллык бәйрәме үткәрелде. 2023 елның 2 июнендә ул Кулик авылында «Авылдашлар очрашуы» бәйрәмен үткәрүгә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне җәлеп итәргә тырышты. Бу чарада физик җитешсезлекләре булган кешеләргә кайгырту, хөрмәт һәм игътибар сизелде. Зәйтүнә Тимергали кызының оста җитәкчелегендә инвалидлар җәмгыяте тарафыннан бик күп яхшы эшләр башкарыла. Мәсәлән, алар «Солдатка посылка», «Ветеран елмаюы», «Үлемсез полк», «Туган йортның җылысы» акцияләрендә дә актив катнашалар.

– Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең җирле оешмасы рәисе вазифасын мин 2018 елның 3 декабреннән бирле башкарам. Минем өчен бу инде эш кенә түгел, ә, әйтерсең лә, минем тормыш эшем. Кешеләргә ярдәм итә алуыма шатмын һәм эшемне билгеләп, югары бәя биреп торганнары өчен бик рәхмәтлемен. Без барлык чараларда да катнашырга тырышабыз. Чөнки без үзебезне башкалар кебек үк хис итәбез, шуңа тормышыбызга сөенеп яшәргә телибез, – дип әйтә Зәйтүнә Тимергали кызы.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*