Илһам Шакировның якташлары җырчының исемен һәм ул башкарган җырларны мәңгеләштерү максатыннан “Илһам чишмәсе” дип исемләнгән төбәкара бәйге оештыра. Ул быел 3 нче тапкыр уза. Тапшыру кунаклары – конкурсның иганәчесе Илдар гамиров һәм Сарман районы башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева бәйгенең таләпләре хакында сөйләде. Нигезләмә белән Бөтендөнья татар конгрессы сайтында таныша аласыз. Гаризалар 25 нче гыйнварга кадәр кабул ителә.