tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Республикакүләм “Илһам чишмәсе” җыр бәйгесе башланды
Республикакүләм “Илһам чишмәсе” җыр бәйгесе башланды

Республикакүләм “Илһам чишмәсе” җыр бәйгесе башланды

«ИЛҺАМ ЧИШМӘСЕ» ИСЕМЕНДӘГЕ III РЕСПУБЛИКА ҖЫР БӘЙГЕСЕ

                                    НИГЕЗЛӘМӘСЕ

 ГОМУМИ НИГЕЗЛӘМӘ

 Нигезләмә «Илһам чишмәсе» исемендәге III республика җыр

бәйгесенең (алга таба – Бәйге) максатларын һәм бурычларын, шартларын һәм үткәрү тәртибен билгели.

  • Бәйге РСФСРның, Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе  иясе И.Г. Шакиров иҗатына хөрмәт йөзеннән үткәрелә. 
  1. БӘЙГЕНЕҢ МАКСАТЛАРЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ 
  • Бәйгенең төп максаты: татар милләтенең легендар җырчысы И.Г. Шакировның иҗатын таныту, аның исемен мәңгеләштерү, бөек шәхесебезнең җыр сәнгатенә булган мөнәсәбәте нигезендә яшь буынны тәрбияләү.
  • Бәйгенең бурычлары:
  • яшь буынны халык традицияләренә җәлеп итү;
  • иҗади үсеш өчен шартлар булдыру;
  • җыр осталыгын камилләштерүдә һәм иҗади үсеш өчен укучыларга

шартлар тудыру;

  • җыр иҗатына сәләте булган яшьләрне барлау, таныту һәм сәләтләрен

үстерү. 

  1. БӘЙГЕНЕ ОЕШТЫРУ КОМИТЕТЫ
  • Бәйгене оештыручылар:
  • «Меги» ачык иҗтимагый оешмасы җитәкчелеге Илдар Өнип улы Гамиров һәм Ильвар Альберт улы Мөхлисуллин;
  • Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты;
  • Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче Региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы;
  • “Оста”җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте;
  • МБӨББУ «И.Г. Шакиров исемендәге СБСМ»;
    • Бәйгене «Меги» ачык иҗтимагый оешмасы, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты, Региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, МБӨББУ «И.Г. Шакиров исемендәге СБСМ» вәкилләреннән торган комитет оештыра (алга таба – Оештыру комитеты).
  • Оештыру комитеты Бәйгенең Жюри составын раслый.

Жюрига мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, Региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре керә.

  1. БӘЙГЕНЕ ОЕШТЫРУ ҺӘМ ҮТКӘРҮ ТӘРТИБЕ 
  • Бәйге “Ялгыз вокал” номинациясендә үткәрелә. Катнашучы татар телендә 2 җыр башкара:
  • Татар халык җыры(И.Шакиров репертуарыннан);
  • Татар композиторлары иҗат иткән җыр(И.Шакиров репертуарыннан);
  • Бәйге эшләренә таләпләр:
  • катнашучының башкару осталыгы (вокаль алым, эмоциональлек, артистлык, башкару үзенчәлеге);
  • музыкаль бизәлеш, костюмнар сайлау (үзенчәлек һәм сайланылган җырга туры килү. 
  • Бәйгедә катнашу бушлай.
  • Катнашучыларның рөхсәт ителгән яше: 6 яшьтән 21 яшькә кадәр.
  • Бәйге номинацияләрендә яшь төркемнәре һәм категорияләре:
  • 6 яшьтән 9 яшькә кадәр;
  • 10 яшьтән 12 яшькә кадәр;
  • 13 яшьтән 16 яшькә кадәр;
  • 17 яшьтән 21 яшькә кадәр;
    • Гаризалар һәм конкурс материаллары 2023 елның 25 гыйнварына кадәр [email protected] электрон почта адресы буенча кабул ителә.
    • Бәйгедә катнашу өчен җибәреләсе хат-гариза эчтәлеге:
  • гариза (кушымта №1)
  • Катнашучы башкаруындагы Бәйге таләпләренә туры килгән 2 җыр видеоязмасы(h264, mp4, mpeg2, mov видео форматта);
  • Катнашучының фотосурәте (портрет, JPEG форматында);
    • Бәйге ике этапта уздырыла һәм Гала-концерт белән төгәлләнә.
  • 1нче этап – сайлап алу туры. Жюри әгъзалары катнашында, онлайн-режимда (Бәйгедә катнашучылар чыгышын видеодан карау) үткәрелә. 2 нче этапка узучылар исемлеге Бәйгенең Оештыру комитетының социаль челтәрләрдәге рәсми битләрендә () урнаштырылачак.
  • 2 нче этап – (Финал) Сарман муниципаль районы җирлегендә 2023нче елның февраль аенда оештырыла. Финалны үткәрү вакыты һәм урыны Бәйгенең Оештыру комитетының социаль челтәрләрдәге рәсми битләрендә  һәм Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында www.tatar-congress.org күрсәтеләчәк.
    • Бәйге һәр ел барлык катнашырга теләүчеләр өчен үткәрелә.
    • Катнашучы тарафыннан Бәйге кагыйдәләре тиешенчә үтәлмәгән

очракта, Оештыру комитеты алга таба аны Бәйгедә катнаштырмаска мөмкин.

  • Бәйге буенча туган сорауларны [email protected] электрон почта адресына юлларга мөмкин.
  • Жюри әгъзаларының карары Беркетмә белән рәсмиләштерелә һәм соңгы документ булып кала, ул яңадан каралмый һәм аңа карата шикаять бирелми.
  1. НӘТИҖӘЛӘР ЧЫГАРУ ҺӘМ БҮЛӘКЛӘҮ
    • Жюри карары нигезендә Бәйге җиңүчеләренә Гран-при, I, II, III

урыннар билгеләнә.

  • Гран-при, I, II, III урын яулаган Бәйге җиңүчеләре кыйммәтле

бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнә.

 Кушымта №1

«Илһам чишмәсе» исемендәге

III Республика җыр бәйгесе

 Катнашучының исем, фамилиясе (төркемнең исеме): ______________________________________________________________________

  1. Катнашучының яшәү урыны:____________________________________

3.Катнашучының яше (яшь төркеме):_______________________________

  1. Башкарачак әсәрләре (авторлары):
  • _________________________________________________________________
  • _________________________________________________________________
  1. Укыган мәктәбе:_____________________________________________________
  2. Җитәкчесе:__________________________________________________________
  3. Элемтә өчен телефон:_________________________________________________
  4. Концертмейстер:_____________________________________________________

 

 

 

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*