tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ренат Вәлиуллин: Питерда Сабантуйны оештыруда татар меценатларының ярдәме бик зур
Ренат Вәлиуллин: Питерда Сабантуйны оештыруда татар меценатларының ярдәме бик зур

Ренат Вәлиуллин: Питерда Сабантуйны оештыруда татар меценатларының ярдәме бик зур

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле, филология фәннәре кандидаты Ренат Вәлиуллин Санкт-Петербургта Сабантуйны үткәрүдә җирле меценатларның роле зур булуын әйтте.

«Безнең Сабантуйда йөз меңгә якын кеше катнаша. Сабантуйны оештыру һәм шулкадәр кеше катнашу – мондагы татар кешеләренең нинди урында булуын күрсәтә. Сабантуйны оештыру мәсьәләрен Татарстан хөкүмәте катнашы белән татар эшмәкәрләре, татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчелеге хәл итә. Сабантуйны оештыру өчен Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә яшәгән җирле татарлар акчаларын бирә», – диде ул Татарстан журналистлары белән очрашуда вәкиллектә.

Ул зур Сабантуйларны үткәрү өчен бик күп чыгымнар китүен әйтте. «Әйтик, күп кенә авылларда Сабантуйлар юкка чыкты. Бу эшне мондагы җирле татар эшмәкәрләре алып бара. Иниятулла Кутуев – шундыйларның берсе. Ул безнең аксакалыбыз. Үзенең акылы, фикере, тормышка карашы белән алдынгы. Гаиләсе белән Тосно шәһәрендә Сабантуй үткәрә. Сабантуй тәмамлангач, икенче айдан ук киләсе Сабантуйга акча җыя башлавын әйтә», – диде.

«Күп кенә шәһәрләрдә Сабантуйны стадионнарда, паркларда үткәрәләр. Санкт-Петербург Сабантуе – шәһәрдән 25 чакрым ераклыкта Энколово дигән авылда үткәрелә. Аның урыны да уңышлы сайланган – янда гына урман, елга, болын бар. Кешеләр Сабантуй карарга дип махсус килә. Гаиләләре белән үзләренең почмакларын ясыйлар, гармун уйныйлар, самавырларын куялар. Иртән килеп утыралар, кичен кайтып китәләр. Бу Питер Сабантуеның үзенчәлекле ягы», – ди вәкил.

Ренат Вәлиуллин башка җирле меценатлар белән дә таныштырды.

«Аксакалыбыз Шамил Акбулатов репрессиягә эләгеп, һәлак булган татарлар истәлегенә Левашовода үз акчасына зур комплекс ясаттырды. Габделбәр Әлимов та зур комплекс салып куйды. Комплекста намаз уку бүлмәсе, хәләл туклану ноктасы һ.б. бар. Эшмәкәр Камил Хәйруллин Чиләбе өлкәсендә туган авылында «авылым бетмәсен» дип, үз акчасына 20 йорт салды. Йортларны ике баласы булган татар гаиләләренә бушлай бирә», – дигән мисаллар китерде ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*