2021 елның 14 июлендә Казан шәһәрендә “Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары” дип аталган фәнни-гамәли конференция үткәрелде.
Конференция «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Татарстан Республикасының “Сириус” хатын-кызларга, гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү” региональ иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылды.
Конференция Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының конференц-залында узды.
Конференциянең төп максаты – Чистай өязендә туып үскән мәшһүр татар-хатын кызларының милләтне саклап калу, халыкны укымышлы, белемле итү юлында башкарган эшләрен күрсәтү. Конференциядә Чистай өязе кызлары: Хәдичә Ямашева-Таначева, Абруй Сәйфи, Фатыйма-Фәридә Вагапова-Нәүрүзова, Сания Гыйффәт, Ләбибә Хөсәения, Сәгадәт Исхакый-Чагатай, Илһамия Туктарова- Богданович, Өммегөлсем Камалова-Акчурина, Рабига Хәкимова, Вера Минкина, Рәйсә Ишморатова, Зәйтүнә Мәүлүдованың башкарган эшләре, тормыш юллары хакында галимәләребез чыгыш ясады.