Кремльнең күрке, Казанның символы Сөембикә манарасы. Узган атнада татар җәмәгатьчелеге аның бүгенге хәле турында фикер алышты. Беркемгә дә сер түгел, архитекторлар манара ел саен 1 ярымнан алып 3 ярым миллиметрга кадәр авыша дип белдерә. 10 елга 3 сантиметрга якын дигән сүз.
Белгечләр аның хәлен ничек бәяли? Төзекләндерергә җыеналармы? Һәм бу мәсьәләдә туристлар һәм аларның тимер тәңкәләре нинди роль уйный? Илгиз Шәкүров берничә көн Казан Кремле юлларын таптады.