tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулы районында “Токмач бәйрәме” фестивале узды
Баулы районында “Токмач бәйрәме” фестивале узды

Баулы районында “Токмач бәйрәме” фестивале узды

Кызылъяр авылы мәдәният йортында “Токмач бәйрәме” дип исемләнгән бик кызыклы чара – I район гастрономия фестивале узды. Анда Баулы районының барлык татар авыллары да катнашты: Яңа Чүте, Хансүәр авылы мәдәният йортлары һәм Салих авыл клубыннан “Мишәр киленнәре” командасы, Исергәп авылы мәдәният йортыннан “Уңган хуҗабикәләр” командасы, Шалты, Татар Томбарлы авыллары мәдәният йортлары һәм Татар Ташлы авыл клубы – “Тәмле шулпа”; Татар-Кандызы мәдәният йорты – “Кандыз кызлары”; Мортаза һәм Уба авыл клублары – “Азатлык” командасы.

Бәйгегә килгән ханымнар һәм кызлар камыр басуда һәм җәюдә, токмач кисүдә һәм өстәл коруда ярышты. Барлык командалар да бу чарага бик яхшы әзерләнгәннәр, дип белдерә оештыручылар. Нәтиҗәдә, катнашучылар фестивальнең төрле номинацияләрендә дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*