tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфа “Нур” татар дәүләт театры яңа сезонын ачты
Уфа “Нур” татар дәүләт театры яңа сезонын ачты

Уфа “Нур” татар дәүләт театры яңа сезонын ачты

Уфа “Нур” татар дәүләт театры XXXI иҗат мизгелен ачты. Моны билгеләп, коллектив бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның һәйкәленә чәчәкләр салды. Мизгел ачылу тантанасы алдыннан Зур залның фойесында билгеле фоторәссам Дмитрий Айчуваковның яңа фотогалереясе ачылды.Театрны мизгел ачылу белән Мәдәният министрлыгы һәм, әлбәттә, яраткан тамашачылары тәбрикләде.

Бу көнне театр узган мизгелнең иң чагу премьераларының берсе – М.Фәйзинең “Галиябану” спектакле белән билгеләде. Спектакльнең режиссеры – Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин. Тамаша барышында музыкант, композитор, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юлай Үзәнбаев җитәкчелегендәге театр оркестры башкаруында “тере” музыка уйнады.Үзләрен эштә яхшы яктан таныткан хезмәткәрләр төрле дәрәҗәдәге ведомство наградалары белән бүләкләнде.

Югары һөнәри осталык, күпьеллык фидакарь хезмәт, Уфа шәһәренең мәдәнияте һәм сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен актриса Гөлназ Кашапова шәһәр хакимиятенең Почет грамотасы белән бүләкләнде.

Республика мәдәнияте өлкәсендә югары һөнәри осталыгы, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары белән транспорт бүлеге начальнигы Филюс Әхмәтханов, художество-бизәү остаханәләренең баш белгече Гөлназ Камельянова, транспорт бүлеге водителе Фәнзил Лотфуллин бүләкләнде.

Артистлар Эльмир Хәертдинов, Чулпан Раянова һәм финанс-икътисад бүлеге белгече Римма Пантелеева Башкортстан Республикасының мәдәният өлкәсендә күпьелык намуслы хезмәт иткән өчен республика Мәдәният министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде.Наградаларны аларга мәдәният министры урынбасары Гөлдәр Хамитова тапшырды.

Бу көн театрның яңа наградасы – Сәхибҗамал Гыйззатуллина-Волжская исемендәге медальне тапшыру белән дә истәлекле булды. Бу медальнең исем туе узган иҗат мизгелен япканда булып, аны “Нур” театрының легендар актрисасы, Россиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы, Салават Юлаев исемендәге орден иясе, Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе Сәвия Сираевага тапшырганнар иде. Чираттагы медаль белән З.Кадыйрованың “Көтеп узган гомер” повесте буенча баш режиссер Азат Җиһаншин куйган “Фатима” спектаклендә төп рольне башкарган Чулпан Раянова бүләкләнде. Бу спектакль белән коллектив 13-18 сентябрьдә Чечен Республикасы Грозный шәһәрендә узган “Федерация” IV Бөтенрусия милли театрлар фестивалендә уңышлы чыгыш ясады.

Спектакль башланганчы тамашачыларны яңа артистлар белән таныштырып уздылар. Алар – берничә ел Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар театрында уңышлы эшләп, һөнәри чыныгу узган Зарина Шәвәлиева белән Винер Фәйзуллин.

vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*