Татарстанның иң абруйлы басмаларының баш мөхәррирләре Башкортстанга сәфәр кылды. Шул уңайдан Татар-информ мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе оештырылды.
Рөстәм Галиуллин китапханәләрдә 70-80 нче елларда килгән китаплар, яңалары юк дип белдерсә, Вахит Имамов сәфәр вакытында аеруча Балтач, Борай, Тәтешле районнары халкы белән очрашу тәэсирле булуы турында сөйләде. Шулай ук сәяхәт көндәлеге белән социаль челтәрләр аша даими таныштырып барган Ләбиб Лерон журналистларга сәфәр оештырлуның төп максатын әйтте.