tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Мөхәммәд пәйгамбәргә багышланган күргәзмә ноябрь азагына кадәр эшли
Мәскәүдә Мөхәммәд пәйгамбәргә багышланган күргәзмә ноябрь азагына кадәр эшли

Мәскәүдә Мөхәммәд пәйгамбәргә багышланган күргәзмә ноябрь азагына кадәр эшли

Рабигыль-әүвәл аенда Россия мөселманнарының рухи лидеры Равил Гайнетдиннең хәер-фатихасы белән Мәскәү Җәмигъ мәчете территориясендә ачык һавада Аллаһ Илчесе туган көнгә (Мәүлид ән-Нәби) багышланган «Мөхәммәд пәйгамбәр – шәфкать иясе» дигән күргәзмә ачылды.

Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, экспозициядә Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) нәселе, рухи ләззәт алуы, тәрҗемәи хәле турында бәян ителә.

Мәскәү Җәмигъ мәчетенә йөрүчеләр һәм кунаклар күргәзмәдә мәшһүр язучылар һәм галимнәрнең Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с.) турында әйткән сүзләре, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең Соңгы Илчегә багышланган проектлары, программалары һәм басмалары белән таныша алачак.

Күргәзмә ноябрь ахырына кадәр дәвам итә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*