tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Тәтештә “Каз өмә”се

ВИДЕО: Тәтештә “Каз өмә”се

Татарстанның көньяк көнбатышында урнашкан Тәтеш районы республикабыздагы иң күп милләтле районнарның берсе. Шуңа күрә мондагы район җитәкчелегенә һәр милләтнең телен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәни мирасын саклау буенча даими эш алып барырга туры килә. Ел дәвамында авылларда гына түгел, ә Тәтеш шәһәрендә дә рус, татар, чуваш, мордва халыкларының милли һәм дини бәйрәмнәре узып тора. Узган атна азагында районның “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы Келәш авылында “Каз өмәсе” йола бәйрәмен оештырды. Озак еллардан бирле башка милләтләр арасында гомер итеп тә татарның бик борынгы йолаларын саклаган Келәштә бу көнне күрше Чувашстаннан, Ульяновскидан килгән кунаклар да катнашты. Бәйрәмнең кайбер мизгелләре Рамис Сафин репортажында.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*