tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли китапханәдә «Акыл фабрикасы» республикакүләм белем бирү форумы чаралары узачак
Милли китапханәдә «Акыл фабрикасы» республикакүләм белем бирү форумы чаралары узачак

Милли китапханәдә «Акыл фабрикасы» республикакүләм белем бирү форумы чаралары узачак

“Ачык университет” белем бирү платформасы 12-14 ноябрьдә узачак белем форумына чакыра.

Өч көнлек программа дүрт юнәлешне колачлый: IT, Заманча мәгариф, Этномәдәни проектларны үстерү һәм маркетинг, Мәдәният & Урбанистика. Катнашучылар өч көн дәвамында экспертлардан лекцияләр тыңлаячак, һөнәри остаханәләрдә белем алачак, дискуссияләрдә һәм воркшопларда катнашачак,  кейслар чишәчәк.

«Ачык университет» платформасы – заманча белем бирү ресурсы, тел белеме, IT, PR, төбәкләр өйрәнү, мәгариф белгечләре белән очрашу урыны. Өч көнлек форум барышында тыңлаучылар каршында эшмәкәрләр, проект җитәкчеләре, блогерлар, маркетологлар, ТР Фәннәр академиясенең семиотика институты, Талантлар университеты, КАИ, Цифрлы трансформацияләр үзәге, төбәк инновацияле проектлар фонды хезмәткәрләре, шулай ук республиканың яшьләр министры һәм цифрлаштыру министры катнашачак.

“Ачык университет” мәктәп укучылары һәм студентлар өчен лекцияләрнең киңәйтелгән  тупланмасын тәкъдим итә.

«Акыл фабрикасы»ның лекцияләр циклы 12 ноябрьдә ТР милли китапханәсендә (Пушкин урамы, 86) башланып, 14 ноябрьдә  “Смена” заманча мәдәният үзәгендә (Шахиди, 7) тәмамланачак.

Форум программасы белән түбәндәге сылтама аша танышырга мөмкин.

kitaphane.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*