tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: “Быелгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, татарлар саны шул ук дәрәҗәдә сакланыр дип ышанасы килә”
Васил Шәйхразыев: “Быелгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, татарлар саны шул ук дәрәҗәдә сакланыр дип ышанасы килә”

Васил Шәйхразыев: “Быелгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, татарлар саны шул ук дәрәҗәдә сакланыр дип ышанасы килә”

Бүген, 3 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Россия төбәкләрендә татар иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре белән онлайн-киңәшмәсе узды. Көн тәртибендә Бөтенроссия халык санын алу мәсьәләсе торды.

Васил Шәйхразыев билгеләп үткәнчә, милләттәшләр белән эш системалы рәвештә алып барыла. Моңа мисал итеп ул федераль округларда узган утырышлар сериясен атады. Очрашулар барышында Милли Шура рәисе татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән шәхсән аралашты.

“2010 ел статистикасы нигезендә, татарлар саны Мәскәү, Төмән өлкәләрендә һәм Башкортстан Республикасында арткан. Соңгы 2 ел эчендә Татарстан делегациясе Россия Федерациясенең күп кенә төбәкләрендә булды. Роспотребнадзор рекомендацияләрен исәпкә алып, татарлар белән даими очрашулар үткәрелде. “Ак калфак” татар хатын-кызларының республика иҗтимагый оешмасы, Төбәк тарихын өйрәнүчеләр оешмасы, Бөтендөнья татар конгрессының яшьләр бүлеге җирле татарлар белән актив хезмәттәшлек итте. Татарларның милли үзенчәлеген саклауда җирле хакимият органнары да ярдәм итә. Быелгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, татарлар саны шул ук югары дәрәҗәдә сакланыр дип ышанасы килә”, – диде Шәйхразыев.

Киңәшмәдә катнашучылар вәзгыятьне тулаем күзаллавы һәм антиковид чикләүләр шартларында эшне оештыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин сүзләренә караганда, авыл җирлекләрендә 8 ноябрьгә кадәр халык санын алу бурычы куелган. “Респондентларның күбесе традицион тавыш бирү форматын сайлыйлар”, – дип белдерде ул.

Ульяновск өлкәсе татарлары мохтарияте рәисе Рамис Сафин Конгресс җитәкчелегенә Татарстаннан читтә яшәүче татарларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. “Бөтендөнья татар конгрессы мәгълүмат хезмәтенең оператив эше нәтиҗәсендә без халык санын алу мәсьәләләре буенча актуаль материаллар белән вакытында танышып барабыз”, – диде рәис.

ТРның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле урынбасары Фәвия Сафиуллина социаль челтәрләр аша халык белән эшләүнең мөһимлеге турында искәртте.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*