«Мин авылда калам» тапшыруының чираттагы герое – Илнур Гобәйдуллин. Кукмара районы Олыяз авылында яшәүче Илнур укытучы булып эшли һәм… үзенең атлар бизнесы хуҗасы да. «Шәһәрдә бер генә минут та тора алмыйм, авылдан да рәхәтрәк урын юк», – дип сөйләде ул безгә. Яшьләр өчен авылда торуның плюсларын һәм минусларын барлыйбыз. Кызлар колагына: Илнур әле өйләнмәгән!