tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанның тотрыклы үсеше, күпмилләтле халкыбызның дус, тату яшәве Минтимер Шәймиев исеменә бәйләнгән
Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанның тотрыклы үсеше, күпмилләтле халкыбызның дус, тату яшәве Минтимер Шәймиев исеменә бәйләнгән

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанның тотрыклы үсеше, күпмилләтле халкыбызның дус, тату яшәве Минтимер Шәймиев исеменә бәйләнгән

Бу көннәрдә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Минтимер Шәрип улы  – исеме федераль дәрәҗәдә һәм дөнья масштабында  танылган зирәк сәясәтче, көчле шәхес. Миңа күп еллар дәвамында аның белән бергә эшләргә туры килде. Бу вакыт эчендә бик күп гаҗәеп вакыйгалар, бәхәсләр, фикер алышулар булып узды, принципиаль сәяси карарлар кабул ителде. Әлбәттә, алар барысы да Минтимер Шәймиев тарафыннан республикабыз мәнфәгатен кайгыртып эшләнде.

Һичшиксез, Татарстанның алдынгы, тотрыклы үсеше, күпмилләтле һәм төрле диннәр тотучы халкыбызның дус, тату яшәве Минтимер Шәймиев исеменә тыгыз бәйләнгән. Тарихыбыз борылыш кичергән катлаулы елларда ул хокукый һәм демократик тәртип нигезендә, республиканың киләчәген төзү идеясе тирәсендә халыкны берләштерүгә иреште. Моның өчен никадәр зирәк акыл, җаваплылык һәм сәяси ихтыяр көче кирәк булуын без хәзер генә аңлыйбыз. Аның тарафыннан формалаштырылган «Татарстан моделе» хәзергә кадәр күп кенә илләрнең сәясәтчеләре игътибарын җәлеп итә.

Гаять катлаулы ул чорда республика җитәкчесе урынында башка кешене күз алдына да китереп булмый. Күрәсең, тормыш аны яшь чагында ук төрлечә сынап, аңа хезмәт сөючәнлек, кешелеклелек, сөйләшә һәм килешә белү сәләте биреп, Татарстан җитәкчелеге өчен әзерләгәндер. Минтимер Шәриповичның күп тапкырлар: «Сәясәтчеләр һәм җитәкчеләр, барыннан да элек, җир кешеләре булырга тиеш», – дип әйткәне бар. Ул бит үзе дә – нәкъ шундый, гаҗәеп тормыш мәктәбен узган кеше. Аңарда сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе өчен иң кыйммәтле сыйфатлар бар: кешеләрнең ышанычы һәм халык теләктәшлеге, хезмәттәшләре алдында абруе һәм оппонентларының ихтирамы.

Сәясәтче буларак Минтимер Шәриповичның уникаль үзенчәлеге – эшлеклелек һәм конструктивлык, төрле-төрле, еш кына капма-каршы фикерләрне килештерә белү. Шул ук вакытта ул принципиаль моментларда тәвәккәл, ныклы һәм эзлекле. Тормыш кредосы турында сөйләгәндә ул юкка гына: «Какшаган нервлар белән хакимияттә йөрмиләр», – димәгәндер.

Дөресен генә әйткәндә, нәкъ менә Минтимер Шәймиев Татарстанда заманча сәясәт мәктәбен булдырды һәм катлаулы чорда барлык дәрәҗәдәге хакимият, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре өчен шул мәктәпнең иң абруйлы беренче укытучысы булды. Яшермим, мин әлегә кадәр күп нәрсәне аңларга һәм кемнедер күндерергә, дөрес карарлар кабул итәргә аңардан өйрәнәм. «Дәлилләрең булмаса, беркайчан да кешеләр янына чыкма, ә аргументларың бар икән, алар тимер булырга тиеш», –  дигән сүзләре гомергә истә калган.

Минтимер Шәрип улы башлаган эш-гамәлләрне бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дәвам иттерә. Һәм бу хәл табигый да, чөнки ул – Шәймиев командасында чыныккан, хакимиятнең барлык баскычларын узган кеше.

Үз халкының лаеклы улы Минтимер Шәймиев хәзер дә туган республикасына тугрылыклы хезмәт итә. Болгар һәм Зөя калаларын яңадан торгызу, Казан соборын төзү, «Адымнар – белем һәм татулыкка юл» полилингваль мәктәпләр челтәрен үстерү – болар барысы да аның тормыш рәвеше, киләчәкне алдан күреп эшләве.

Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы!

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары һәм шәхсән үз исемемнән Сезне 85 еллык юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәм. Һәр яңа көн Сездән көч һәм куәт таләп итә, шуңа күрә сәламәт һәм нык булыгыз! Сезгә игелек һәм иминлек, барлык хыялларыгызның һәм ниятләрегезнең тормышка ашуын телим.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*