tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутка татар теле укытырга киткән Гөлсинә Мөбарәкшина: Синең кебек кеше кирәк, диделәр…
Сургутка татар теле укытырга киткән Гөлсинә Мөбарәкшина: Синең кебек кеше кирәк, диделәр…

Сургутка татар теле укытырга киткән Гөлсинә Мөбарәкшина: Синең кебек кеше кирәк, диделәр…

Нәкъ әкияттәге кебек килеп чыкты бу. Көннәрдән-беркөнне Арча педучилищесында бергә укыган төркемдәшем Сургутка китте дә барды. Эшләргә дип. Пенсия яшенә җиткәч бит инде, шуңа күрә шикләнеп тә куйган идем. Сәбәбен дә сораштым. Нурлат районындагы туган авылы Бикколда башлангыч сыйныфларда укыта иде. Мәктәпне япканнар икән. Кыскартылуга эләккән.

Бар яктан килгән кыз иде Гөлсинә Мөбарәкшина. Менә дигән укытучы да булгандыр дип уйлыйм. Яхшы укый, сәхнәдән төшеп тормый, оештыру сәләтенә дә ия, шул ук вакытта искиткеч гади, ярдәмчел иде ул. Юллама белән Аксубайга китеп озак тормадылар, педучилищеда ук яратышып йөргән Арча егете Илгиз белән кавыштылар да Гөлсинәнең туган авылында йорт җиткезделәр. Илгизнең генә гомере кыскарак булды. Озак та үтми, олы улы да гаиләсен калдырып китеп барды. Авыр көннәр кичерде сабакташым, мәктәп, балалар аның өчен зур юаныч иде. Бу юлы да Сургут турында гына сөйләшербез дигән идек, хатирәләрне тагын бер кат барларга туры килде.

«Әле ярый тәвәккәлләдем»

– 2010 ел иде бу. Матур гына укытып йөри идек әле. Эшсез калгач, аптырап киттем. Көч-куәт ташып тора кебек, балаларга да бик күнеккәнмен. Пенсиягә генә яшәү һич кенә дә мөмкин түгеллеген дә аңлыйм. Тормышны ялгызым тартам. Җитмәсә, кредитларым да бар. Акча эшләү ниятеннән 2018 елга кадәр кайда гына эшләмәдем мин: сатучы да, диспетчер да, администратор да… Хәтта буровойда пешекче булырга да туры килде. Шунысын аңладым: һәр эш үзенчә кызыклы икән. Барысын да яратып башкардым. Тора-бара, гомер буена укытучы булып эшләп, тирә-юнемдә ниләр булып ятканын аңлап бетермәгәнмен, дигән фикергә дә килдем әле.

Бервакыт мин эшләгән кунакханә бик озакка капиталь ремонтка ябылды. Шулай итеп, чираттагы тапкыр эшсез калдым. Инде нишләргә дип аптырап йөргәндә, авылдашым Гүзәл Шәрәфетдинова Сургуттан ял итәргә кайтты. Ул күптән гаиләсе белән шунда яши инде. Мәктәптә дә укыта, якшәмбе мәктәбенә дә йөри икән. «Сургут шәһәренең татар үзәгенә синең кебек кеше кирәк, Гөлсинә апа», – дигәч, кызып киттем. Дөрес, гомер буе авылда яшәгәч, мондый адымга бик зур тәвәккәллек кирәк. Әле ярый булдырганмын дип, хәзер сөенеп бетә алмыйм.

«Бер күрүдә яраттым»

Ике тәүлек поездда тирбәлгәннән соң килеп төштем мин Сургутка. Ул вакытта ниләр кичергәннәремне үзем генә беләм. Шәһәрдә яшәп караган кеше дә түгел бит әле мин. Әле ярый каршы алдылар. Вокзалдан гына кире кайтып китүем дә бар иде. Бераз ял иткәч, шул көнне үк шәһәр күрсәтергә алып чыгып киттеләр. Дөрес эшләгәннәр икән. Сургутны беренче көннән үк яраттым. Көзнең бик матур, кояшлы көне иде ул. Урамнар чиста, киң. Шәһәр тайга уртасында салынган бит. Ул яшәр өчен шундый уңайлы итеп төзелгән. Урыны-урыны белән урман калдырылган, анда ял итәргә сукмаклар, парклар булдырылган.

Татарлар

Төп эшем – татар үзәге бит әле. Төне буе йоклый алмый очрашу турында уйланып яттым. Ничек кабул итәрләр? Эшләп китә алырмынмы? Бу бит сиңа һәр почмагы таныш Биккол авылы да, хәтта Нурлат районы, Татарстан да түгел. Анда барыбер үзеңнекеләр. Тик юкка кайгырып ятканмын икән. Сургутта яшәүче татарлар мине зур өметләр баглап, күптән көткән кунак кебек каршы алдылар. Татар теленә мөнәсәбәтләрен күрсәң тагын! Юкка гына, чит җирләрдә яшәүче татарлар телне ныграк саклый, дип әйтмиләр икән. Кыскасы, мин бөтенләй башка дөньяга килеп эләктем. Кайберләре телне онытып бетерә язган, балалары, оныклары белсен иде дип тырышалар. Икешәр-өчәр бала җитәкләп, якшәмбе мәктәбенә һәр ял саен бәйрәмгә килгән кебек җыелалар. Йөзләрендә нур балкый. Югыйсә атна буе салкында эшләгәннәр бит инде. Диванга сузылып ятып, ял итеп алсалар да сүз әйтә алмыйсың.

Сургутта татар мәктәбе 30 еллап эшләп килә икән инде. Башта ул татар-башкорт мәктәбе дип аталган. Тора-бара татарныкы гына булып калган. Оешмабыз да Сургут шәһәре татар милли автономиясе дип атала. Җитәкчесе – Ханты-Манси округының атказанган коммуналь хуҗалык хезмәткәре, Самара егете Рафаил Ульбеков. Сургут шәһәрендә 100дән артык милләт яши. Татарлар, руслар һәм украиннардан кала, өченче урында. Шәһәрдә милләттәшләребезнең абруе бик зур. Күп кенә оешмалардагы җитәкче урыннарда да татарлар эшли. Кайберләре шәһәр тормышында аерым урын алып торалар. Бертуган Фазыл һәм Миндар Әгъләмовларны, мәсәлән, Сургутта белмәгән кеше юк. Алар запчастьлар сату буенча кибетләр челтәрен җитәкли. Чыгышлары белән Чирмешән районының Әмир авылыннан. Авылдашларына да ярдәм итәләр. Авылда калган яшь парларга өй салырга булышалар, яңа туган балаларга акчалата ярдәм күрсәтәләр. Монда да талантларны үстерүгә, бәйрәмнәр оештырырга, милләтне саклап калырга күп көч куялар. Күренекле татарлардан педагогия фәннәре докторы, профессор Рафис Шәймәрдановны да атап китми мөмкин түгел. Зәй районының кечкенә генә авылында туып үскән галим – Сургут дәүләт педагогия университетында өлкән фәнни хезмәткәр, югары хөкүмәт бүләкләренә ия. Милләттәшебез Радик Шәяхмәтов – табиб, шәһәрнең үзәк хастаханәсендә травматология бүлеген җитәкли. Эшем катлаулы дип тормый, милли оешма советы әгъзасы буларак, барлык чараларны үткәрүдә катнаша. Шунысы игътибарга лаек: ул Татарстаннан читтә туып үскән, татар телен үзлегеннән өйрәнгән, хәзер исә Дәрдмәнд шигырьләрен күңелгә үткәрерлек итеп сөйли. Альбина белән Илдар Фәттаховлар милләттәшләрен һәр атна чәй куеп каршы алсалар, Әлфия апа Нурисламова өч оныгын мәктәпкә – татар телен, мәчеткә догалар өйрәнергә йөртә.

Мәктәптә дәресләрне, ата-аналар белән киңәшләшеп, үзебез төзегән план нигезендә оештырабыз. Ул аралашу теле, милли гореф-гадәтләрне өйрәнү, татарның күренекле шәхесләрен барлау юнәлешендә төзелгән. Күп кенә темаларны җырлар аша бирергә тырышабыз. Һәр баланың үз папкасы бар. Анда иҗади эшләр тупланып бара. Округның башка шәһәрләрендә дә милли оешмалар эшләп килә. Үзара фикер алышып, бик тату яшибез. Видеоматериаллар интернетка урнаштырылгач, башка төбәкләрнең татар оешмалары белән аралашырга да җай чыгып тора.

«Сагынырмын инде…»

Сургутта яшәүче татарларның күбесе Татарстаннан һәм Башкортстаннан килеп урнашкан. Яшерен-батырын түгел, күбесе туган җирләреннән акча эшләү максатыннан кузгалган. Шунысын гына әйтә алам: Сургутта ялкау кешеләр эшли алмый. Ә эш яраткан кешеләргә мөмкинлек зур. Читкә акча эшләргә чыгып китү – баштарак вакытлыча яшәү урыны кебек тоела ул. Һәрберсе туган җирен сагынып яши. Өлкәнәйгән көндә кайтырга дип, туган җирендә яшәр урын әзерләп кую белән мәшгульләр. Тик, пенсиягә чыгып, туган илгә киткәннәр дә Сургут белән араны өзә алмый, чөнки монда пенсиядәгеләргә шактый ташлама каралган. Гомер итә-итә туганнарга әверелгән дуслар белән дә араны өзеп бетереп булмый.

Мин үзем дә туган якка кайтып китү уе белән яшим. Җәй җиткәч, сагынып авылыма кайтам. Көз башлангач, ашкынып Сургутка киләм. Кайчан булса да, бөтенләйгә кайтып китәргә кирәк булачагын күз алдыма китерәм дә, чыннан да, авыр булып китә. Күпме дусларым, укучыларым кала бит монда! Ата-аналарның үтенече буенча мәктәптә дә башлангыч сыйныфларны укытып йөрим бит әле. Соңгы вакытларда читтә яшәгән татарлар турында еш уйланам. Элегрәк туган җирдән читтә ничек яшиләр икән, авырдыр инде дип гаҗәпләнә идем. Хәзер инде язмышлар йөрткәнен аңлыйм. Кайда гына яшәсә дә, татарның ныклыгы, үз сүзен әйтә белүе белән горурланам. Туган йортыбыз Татарстан белән элемтәләр генә өзелә күрмәсен иде дигән теләктә калам. Монысы барыбыз өчен дә бик кирәк. Шул вакытта гына без бөтенлегебезне югалтмабыз.

Фәния Әхмәтҗанова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*