tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марий Элның татар үзәге Муса Җәлилнең әсәрләрен сәхнәләштерү буенча бәйге игълан итте
Марий Элның татар үзәге Муса Җәлилнең әсәрләрен сәхнәләштерү буенча бәйге игълан итте

Марий Элның татар үзәге Муса Җәлилнең әсәрләрен сәхнәләштерү буенча бәйге игълан итте

Марий Эл Татар милли-мәдәни үзәге Марий Эл шәһәр администрациясе белән берлектә герой-шагыйрь Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Мансур Гаязовның әсәрләрен сәхнәләштерү буенча бәйге уздыра. Шәһәрара бәйгедә җиңүчеләр төбәкара бәйгедә катнашачак.

«Чикләүләр булмаса, шәһәрара бәйге 15 февраль 10.00 сәгатьтә Марий Элның Татар милли-мәдәни үзәгендә башлана. Чикләүләр була калса, бәйгене онлайн уздырачакбыз. Бәйгегә килә алмаучылар видеоязмаларын гына да җибәрә ала», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә үзәкнең сәнгать җитәкчесе Гәрәй Мәгъсүмҗанов.

Жюри әгъзалары катнашучыларның әсәрнең сәнгатьле укылышына гына түгел, аның асылын һәм идеясен тыңлаучыларга җиткерү, репертуарны сайлау, костюм һәм музыкаль бизәлеш куллануга да игътибар итәчәк, шагыйрләрьнең аз укылган әсәрләре хупланачак. Әсәрләрне татар, рус һәм мари телләрендә сәхнәләштерергә мөмкин.

«Бәйгедә татар булмаган балалар да татарча сөйләшергә тырыша. Фронтовик-шагыйрьләрнең әсәрләрен хәтта мари телендә сөйләүчеләр дә бар. Катнашучыларның яше чикләнми. Узган ел бәйгедә катнашкан иң олы апага 87 яшь иде. Чукотка, Курган, Пермь, Әстерхан, Оренбург, Ульяновск, Чувашия, Татарстаннан актив катнашалар», — диде ул.

Аның әйтүенчә, бәйгедә сәламәтлеге чикле булган балалар да катнашырга теләк белдергән. «Аларны тыңлагач, каз тәннәре чыга. Гомумән, 5 яшьлек балалар да фронтовик-шагыйрьләрне белеп үсә. Мари авылыннан бер рус теле укытучысы укучыларын әзерли, гәрчә Җәлилнең шигырьләре мәктәп программасында каралмаса да. Башка милләт кешеләренең татар әдәбияты белән кызыксынуы куандыра», — ди Гәрәй әфәнде.

Катнашучылар берничә төркемгә бүлеп бәяләнәчәк: балалар бакчасы, башлангыч сыйныф, урта сыйныф, өлкән сыйныф, студентлар һәм студент яшеннән өлкәнрәкләр.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*