Бу көннәрдә Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылында яңа буа ачтылар. Ул Россия Президенты гранты акчасына ясалган. Хәзер монда пляҗ, суга төшү өчен баскычлар бар, балык җибәрделәр. Каюм Насыйри музей-китапханәсе көннән-көн күбрәк кунак кабул итә. Казанның Апанай мәчете каршындагы мәдрәсәдә җәйге курслар узучылар чыгарылыш бәйрәмен шушында үткәрде.