Бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья” студиясе Республика көненә бүләк итеп флешмоб әзерләде. Анда төрле илләрдә яшәүче татар профессиональ җырчылары “Казан кичләре” җырын (Х. Туфан сүзләре, С.Садыйкова көе) башкара. Безнең белән хезмәттәшлек иткән артистларыбызга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Музыкаль флешмобны әзерләделәр: режиссер – Энҗе Шәйхетдинова, оператор – Рамил Рәхимҗанов, монтаж – Энҗе Шәйхетдинова, Рамил Рәхимҗанов.