tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 140 килолы бәлеш 140 милләткә дә җитә!
140 килолы бәлеш 140 милләткә дә җитә!

140 килолы бәлеш 140 милләткә дә җитә!

Башкортстанның һәр төбәге халык өстенлек биргән милли ашлары белән аерылып тора. Республика үзәгендә урнашкан Благовар районы, мәсәлән, кыздырыл­ган үрдәкләре белән дан тотса, Чишмә төбәгендә тутырылган тавык әзерләү киң таралган. Ә менә Бүздәк районы авылларында элек-электән кунакларны ит бәлеше белән сыйлау гадәте сакланган. Хәзерге чорда исә ул хәтта “Бүздәк бренды” дәрәҗәсенә күтәрелде. Моңа 2017 елда районда Башкортстанда гына түгел, Русия күләмендә беренче тапкыр оештырылган “Бүздәк бәлеше” милли ризыклар фестивале булышлык итте.

Төп максаты итеп үткәнебезне, гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны, халык ашларын өйрәнү һәм саклау юнәлеше белән бергә, телебезгә игътибарны арттыруны да куйган әлеге башлангыч “Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе” тарафыннан тормышка ашырылган иде. Кем әйтмешли, ул озын гомерле булды – милли аш-су бәйрәме ел саен оештырыла башлады. Бүздәкне данлаган “Бәлешфест” быел 25 августта төрле төбәкләрдә яшәүче милли ризык яратучыларны тагын да бер мәйданга җыеп, бәйрәм рәвешендә шаулап-гөрләп, Башкортстанны башка кыйтгаларга танытты.

Белүебезчә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән быелдан башлап, республика халыкларының милли ашлар бәйрәме Бүздәк районының төп чарасы – бренды сыйфатында оештырылды. Шуңа бәйле, аның абруе да артты, катнашучылар географиясе дә шактый киңәйде. Быелгы “Бәлешфест”та катнашу өчен оешмалар һәм шәхси малтабарлардан 50дән артык гариза кабул ителгән. Тоташ алганда, Бүздәк фестивалендә республиканың 15 районыннан һәм шәһәреннән, шулай ук Татарстан Республикасы, Чиләбе һәм Ырынбур өлкә­ләреннән килгән кунаклар катнашты.

Ә инде быелгы күләмле чараның максатлары да һәркемнең күңеленә якын – милли ризыклар арасында иң киң таралган Бәлеш бәйрәме аша халыклар дуслыгын чагылдыру торды. “Бәлешфест”ны оештыручылар булып Бүздәк районы хакимияте, “Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе” төбәк җәмәгать оешмасы, республиканың Мәдәният министрлыгы, Башкортстанның Халыклар дуслыгы йорты чыгыш ясады.

Бүздәклеләрнең шатлыгын уртаклашырга рәсми вәкилләрдән Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева, зур төркемдә Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, якташлардан күренекле шәхесләр килгән иде. Чараның рәсми өлешендә тәбрикләүләр белән Римма Үтәшева, Бүздәк районы хакимияте башлыгы Илнур Игъдиев чыгыш ясадылар. Әйтергә кирәк, “Бәлешфест” хөрмәтенә Бүздәк осталары бәйрәмнең “йөзек кашын” – Зур бәлеш әзерләгән. Аны пешерү өчен махсус мич төзелгән, диаметры метр ярымнан арткан тимер таба кулланылды. Түреш авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Рима Мусина җитәкчелегендәге аш-су осталары, зур тырышлык күрсәтеп, максатына ирешкән – бәлеш бик тә тәмле булып чыкты. Аны тәмләп карау хокукы бәйрәмдә катна­шучыларның һәммәсенә бирелде. Әйткәндәй, авырлыгы 140 килограммнан арткан Зур бәлешне әзерләүгә 15 килограмм он, 40 килограмм бәрәңге, 20 килограмм ит киткән, бер сүз белән әйткәндә, барысына да җитсен өчен тырышканнар. Шулай булып чыкты да, күчтәнәчне тәмләп карамаган кеше калмагандыр.

Бәлеш табасы турында сүз чыккач, шуны да билгеләп үтәсе килә: башка еллардагы кебек, быелгы “Бәлешфест”ны яктырту максатында бәйрәмдә баш мөхәрриребез Фаил Фәтхетдинов җитәкчелегендә “Кызыл таң” журналистларының зур төркеме дә катнашты. Киң күңелле, игелекле кунак буларак, Фаил Камил улы бәйрәмгә истәлекле бүләк алып килде. Эш шунда: 1993 елда “Кызыл таң”ның 75 еллыгы бил­геләнде, анда Бүздәк районы хакимияте башлыгы Ренат Шәрипов та катнашты. Бәйрәм күчтәнәче итеп гәзитебезнең якын дусты Бүздәк бәлеше дә алып килгән иде. Мәҗлестә тәм­ле бәлешне ашап бете­рәләр, ә менә табасы кала! Ыгы-зыгыда аны, югалмасын дип, редакциянең баш бухгалтеры Луиза ханым Сәгытдинова алып кайтып киткән икән. Юбилей вакыйгасыннан соң байтак вакыт үткәч, Шәрипов табасы килеп чыкты бит! Ни аяныч, Ренат Әмир улы көтмәгәндә вафат булды, авыр туфрагы җиңел булсын! Быелгы “Бәлешфест” алдыннан бәлеш табасы вакыйгасы яңаруы очраклы килеп чыкты, әлбәттә. Ә менә баш мөхәр­риребез аны кадерле ядкарь буларак Бүздәккә алып килеп, игелекле гамәл сыйфатында Бүздәк районы хакимияте башлыгы Илнур Игъдиевка һәм Римма Әмир кызына тапшырып, изге бурычын үтәде. Шәрипов табасы район музеенда урын алып, алдагы “Бәлешфест”ларның бер күркәм бизәге булыр, дигән ышанычта калабыз.

Ә “Бәлешфест-2023” байтак матур бизәкләр белән балкыды. Театрлаштырылган тамаша белән башланган бәйрәм чараларының программасы гаять бай иде. Бу җәһәттән фестиваль максатына иреште, дип расларга ныклы нигез бар. Ул дуслык һәм кунакчыллык бәйрәменә әверелде. Дистәдән артык мәйданчыкта аш-су әзерләү буенча осталык дәресләре үтте, милли кухняларның күргәзмәләре оештырылды, сувенирлар сәүдәсе барды. Бәйрәмдә патриотик тәрбия мәйданчыгы күпләрне җәлеп итте, анда СВОда катнашучылар турында бай мәгълүмат белән танышу, аларга хатлар җибәрү мөм­кинлеге тудырылган иде.

Көн дәвамында барган бәйрәм концертында Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары, республика сәнгатенең чагу йолдызлары чыгыш ясады, алар арасында өстенлекне якташ җырчылар тәшкил итте. “Бәлешфест”ны оештыручылар бәйрәмне ел саен августның икенче шимбәсендә үткәрергә карар итте.

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Чыганак: kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*