tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илсөя Бәдретдинова: Гармун тавышы безнең күңелдә, йөрәктә, канга сеңгән
Илсөя Бәдретдинова: Гармун тавышы безнең күңелдә, йөрәктә, канга сеңгән

Илсөя Бәдретдинова: Гармун тавышы безнең күңелдә, йөрәктә, канга сеңгән

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова җитәкләгән гармунчылар парады Бауман урамыннан узды.

“Мин чиксез шат, горур! Мине сайлап алуларына шаккаттым. Баян, гармун тавышы безнең күңелдә, йөрәктә, канга сеңгән. Монда Татарстанның иң талантлы гармунчылары җыелган. Алай гына да түгел, чит төбәкләрдәге милләттәшләребез дә гармуннар белән килгән! Бу шундый матур күренеш. Бауман урамы тулы халык, барысы да елмайган. Гел шулай җырлап, кайнап яшәргә насыйп булсын», – диде җырчы.

“Уйнагыз, гармуннар!” фестиваленең гармунчылар парадында катнашучы гармунчылар, татар фольклор коллективлары Бауман урамындагы сәгать яныннан Казан Кирмәненә кадәр узды. Берничә җирдә, тукталып, халыкны биетеп тә алдылар.

Сочидан килгән гармунчы Рәшит Заһиров фестивальдә катнашу өчен Казанга машина белән килгән.

“Ел саен бу фестивальгә киләм. Мин 5-6 яшьтән гармунда уйныйм. Үзем өйрәндем. Парадта катнашкач, күңелләр шундый шатлана, әйтеп бетерерлек түгел”, – дип сөйләде ул.

Төмәннән килгән гармунчы Гаяз Габдуллин 4нче сыйныфта укыганда гармунда уйнарга өйрәнгән.

«Башта «Әпипә»не уйный идем, аннан башкаларын да өйрәндем. Урам буйлап гармунда уйнап, клубка чыга идек. Бөтен авылны урап чыкканчы, бик күп кеше җыела идек. Тузан чыкмасын өчен клуб идәненә су сибеп җибәрәбез дә, биибез. Бу чарада катнашу – зур бәхет, зур шатлык, бик күңелле. Мин ел саен катнашам, бик күп дуслар таптым. “, – дип сөйләде ул.

Казан Кирмәне территориясендә гармунчылар Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановны каршылады.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*