tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Филармония залында Роберт Миңнуллин иҗатына багышлап, шагыйрь үзе хыялланган концерт узды
Филармония залында Роберт Миңнуллин иҗатына багышлап, шагыйрь үзе хыялланган концерт узды

Филармония залында Роберт Миңнуллин иҗатына багышлап, шагыйрь үзе хыялланган концерт узды

Кичә Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган, исән чагында шагыйрь үзе хыялланган концерт күрсәтелде. Кичәнең исеме халык шагыйре шигыреннән алынган юллар белән «Яшәргә икән, яшәргә!» дип куелган.

«Без филармониягә еш йөри идек. Бервакыт Роберт: «Шушы залда кичә уздырасым килә, залның энергетикасы, акустикасы ошый миңа. Шигырь белән җырларымны кушып бер концерт ясыйсы иде», – дип әйтеп куйды», – дип сөйләде Клара Миңнуллина әлеге концерттан соң катнашучыларга рәхмәт әйткәндә.

«Ул вакытта җыр белән шигырь кушып концерт үткәрмиләр иде әле. Кешегә җыр белән кушып шигырь тыңлату – Робертның хыялы иде. Филармония залында Әнгам Атнабаев иҗатына багышланган концерттан соң Роберт хыялланган кичәсен уздыру ниятенә килгән. Шушы хыял хәзер тормышка ашты», – дип дәвам итте ул.

Клара Миңнуллина киткән кешегә шундый зур форматта концерт оештыру – зур эш булуын ассызыклады. Ул бик күңеле булуын әйтеп, Филармония җитәкчелегенә һәм концертның режиссеры Илдар Хәйруллинга зур рәхмәтләрен җиткерде.

Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу Сабирова артистларның шагыйрь язган һәр сүзне халыкка җиткереп җырлауларын билгеләп узды. «Без бу концертта әтине тойдык – иң мөһиме шул иде», – диде ул.

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Айдар Галимов бу концертны Башкортстанда да күрсәтү хыялын җиткерде. Ул Роберт Миңнуллинга ике республиканың да бик кадерле булганлыгын ассызыклады.

Катнашучылар концертның август аенда – Роберт Миңнуллинның туган көне булган айда өлгерүенә сөенечләрен белдерделәр.

Концертта Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Венера Ганиева, Римма Ибраһимова, Илсаф, Илнар Сәйфиев, Рәсим Низамов, Лилия Хәмитова һәм башкалар катнашты. Айдар Галимов, Айгөл Сагынбаева бер җыр өчен Уфадан кадәр килгәннәр иде.

Сәхнәдән шагыйрьнең шигырьләреннән башка бер артык сүз дә яңгырамады. Артистлар сәхнәдән бер сүз дә әйтмичә, бары тик җырладылар гына.

Роберт Миңнуллинның шигырьләре шагыйрьнең үзе башкаруында видеода яңгырады. Артистларга багышланган шигырьләрен сәхнәдән Татарстанның атказанган артитсы Эмиль Талипов укыды.

Тамашачы концертны аншлаг белән карады. Билетлар ике атна алдан беткән иде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*