Казанда узган чираттагы очрашуда татар яшьләре бергәләп ашарга пешерә, артистлар белән очраша, таныша. Бу юлы “Тантана” ресторанында шеф-повар Рөстәм Шәяхмәтов белән бергә аш-су серләрен өйрәнделәр. Кунакка җырчы Салават Миңнеханов, алып баручы Булат Бәйрәмов та килгән.