tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөслимдә Халидә Уразаева-Спиридонованы искә алдылар
Мөслимдә Халидә Уразаева-Спиридонованы искә алдылар

Мөслимдә Халидә Уразаева-Спиридонованы искә алдылар

“Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы Мөслим бүлеге шушы көннәрдә Россиянең һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Халидә Уразаева-Спиридонованы искә алу кичәсе үткәрде.

Халкыбызның җәүһәрләреннән булган “Гөлҗамал”ны Мәскәү тамашачысына җиткергән, Мөслимнең академик хорын туплаган, әлеге хорда башлап җырлаучы Халидә Спиридонова – җирле горурлык. Исән булса, быел аңа 80 яшь тулыр иде.

Чарага килгән хезмәттәшләре җылы истәлекләр белән уртаклашты, репертуарыннан җырларын сәхнәгә алып менде. Халидә Уразаева-Спиридонованың җиңел кулы белән сәнгать юнәлешен сайлаган укучылары рәхмәт сүзләрен җиткерде. Лениногорск һәм Бөгелмә шәһәрендә яшәүче балалары да кичә кунагы булды. Истәлекләр җырчының архивта сакланучы видеоязмалары белән үрелеп барды.

Эльвира Гараева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*