tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Минскида Республика милли мәдәниятләр үзәге белән танышты
Васил Шәйхразиев Минскида Республика милли мәдәниятләр үзәге белән танышты

Васил Шәйхразиев Минскида Республика милли мәдәниятләр үзәге белән танышты

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Беларусь Республикасына эшлекле сәфәре кысаларында, Минск шәһәрендә урнашкан Республика милли мәдәниятләр үзәгендә булды. Үзәк директоры Ольга Антоненко Беларусьның татар оешмалары турында сөйләде, татарларның бар эштә дә актив булулары, барлык чараларда катнашулары турында әйтте.

Ольга Антоненко үзе җитәкләгән үзәк турында мәгълүмат бирде. Барлыгы Беларусьта 141 милләт яшәвен билгеләп узды ул.

Үзәк Беларусьта яшәүче диаспоралар һәм чит илләрдә яшәүче белоруслар белән эшли. Чит илләрдә 4 млн. белорус гомер итә.

Васил Шәйхразиев диаспоралар белән эшләү буенча Татарстан тәҗрибәсе белән уртаклашты, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлеге турында сөйләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*