15 нче октябрьдән Россиядә халык санын ала башлыйлар. Ул бер ай дәвам итәчәк.
Бүген 10 елга бер була торган зур сәяси вакыйгага Татарстан тулысынча әзер. Җанисәп алучы 7 меңнән артык кеше укытылган, алар хәзер үз участоклары белән танышалар. Анкеталар да әзер. Анда 40 сорау. Татар булып язылу өчен аларга ничек дөрес җавап бирергә?! Фәйрүзә Мәҗитова белгечләрдән сорады.