tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Миргазиян” мәчетендә Иваново мөфтие кунак булды
“Миргазиян” мәчетендә Иваново мөфтие кунак булды

“Миргазиян” мәчетендә Иваново мөфтие кунак булды

8-нче октябрьдә, Казан шәһәренең “Миргазиян” мәчетендә Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Иваново өлкәсе татарларының Милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе, Иваново өлкәсе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Фәрит хәзрәт Ляпин булды.

“Миргазиян” мәчете имам-хатыйбы Габдерәүф хәзрәт Зәбиров мәчеттә кунак өчен махсус экскурсия үткәрде, аны мөселман дини оешмасының эшчәнлеге белән таныштырды һәм үзенең басылып чыккан китапларын бүләк итте.

Җомга намазына кадәр Фәрит хәзрәт Ляпин мәчеткә җыелган мәхәллә халкы алдында чыгыш ясады һәм Иваново өлкәсенең татар оешмасы, шулай ук Иваново өлкәсе мөфтиятенең эшчәнлеге белән таныштырды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*