tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербург Милләтләр йортында Лев Николаевич Гумилёвның тууына 109 ел тулуга багышланган укулар узачак
Санкт-Петербург Милләтләр йортында Лев Николаевич Гумилёвның тууына 109 ел тулуга багышланган укулар узачак

Санкт-Петербург Милләтләр йортында Лев Николаевич Гумилёвның тууына 109 ел тулуга багышланган укулар узачак

9 октябрьдә Санкт-Петербург Милләтләр йортында Лев Николаевич Гумилёвның тууына 109 ел тулуга багышланган укулар узачак. Ул «Татар кунак йорты» мәдәни-агарту проекты кысаларында уза.

Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, анда культурология кандидаты, А. И. Герцен исемендәге педагогика университетының теория һәм мәдәният тарихы кафедрасы доценты Алексей Владимирович Бондаревның «Ата һәм улы: Николай Гумилёвның Лев Гумилёвның фәнни эзләнүләр формалаштыруга йогынтысы» темасына ачык лекциясе узачак.

Лев Николаевич Гумилёвның әнисе Анна Әхмәтованың татар тамырлары турында бөтен кеше белә, әмма Львов-Гумилёвлар нәселенең дә татар тамырлары барлыгын ачыклаганнар. Шуңа күрә Л.Н. Гумилёвның татарлар тарихына, мәдәнияткә һәм төрки-монгол дөньясының үткәненә кызыксынуы тулаем алганда аның килеп чыгышы, «генетик хәтер» һәм гаилә тамырлары белән тулыландырылган була, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*