tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сыйныф эше” VIII республика массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсында катнашу өчен эшләр кабул итү дәвам итә
“Сыйныф эше” VIII республика массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсында катнашу өчен эшләр кабул итү дәвам итә

“Сыйныф эше” VIII республика массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсында катнашу өчен эшләр кабул итү дәвам итә

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасында Мәгариф һәм фән темасын иң яхшы яктырту буенча “Сыйныф эше!” дип аталган бәйге игълан итә.

Конкурста катнашу өчен массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, журналистлар, блогерлар, фотокорреспондентлар чакырыла.

Конкурста катнашуның төп шартлары булып Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән үсешенең юнәлешләрен кызыклы һәм объектив яктырту, шулай ук конкурс материалларына куелган таләпләргә туры килү тора.

Конкурсның жюри составына мәгариф белән идарә итү органнары вәкилләре, медиакоммуникацияләр һәм иҗтимагый элемтәләр өлкәсендәге белгечләр һ. б. керә.

Конкурска бирелә торган материаллар 2021 елның 1 гыйнварыннан 10 декабренә кадәр басылып чыгарга яки эфирда урнаштырылырга тиеш.

mon.tatarstan.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*