tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дөньякүләм танылган ислам галиме татар дин галимнәренең каберләрен зиярат кылды
Дөньякүләм танылган ислам галиме татар дин галимнәренең каберләрен зиярат кылды

Дөньякүләм танылган ислам галиме татар дин галимнәренең каберләрен зиярат кылды

Шушы көннәрдә Татарстанга гакыйдә, әл-кәлам гыйлеме, мантыйк һәм фикъһе ысулы буенча бүгенге замандагы иң зур белгечләрнең берсе, шәех Сәид Фуда эшлекле сәфәр белән килде. Дөньякүләм танылган галим Россиягә Болгар ислам академиясендә лекцияләр алып бару һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашу өчен килде. Казанда галим башкалабызның Яңа бистәсендә урнашкан Татар зиратында булды, биредә соңгы сыену урыннарын тапкан Шиһабетдин Мәрҗани, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев, Шәйхелислам Хәмиди, Галимҗан Баруди, Каюм Насыйри һәм башкаларның каберләрен зиярат кылды. Шәех Коръән-Кәрим аятьләре укыды һәм танылган татар дин эшлеклеләренең, мәгърифәтчеләрнең һәм мөселман галимнәренең  рухларына дога кылды.

Шәех татар галимнәре, аерым алганда, Мәрҗанинең хезмәтләре белән таныш. Моннан тыш, Сәид Фуданың шәкерте Әхмәтһади Максудиның китабын нәшриятка әзерләгән.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*