“Удмуртия” дәүләт телерадиокомпаниясендә татар телендә беренче тапшыру 1989 елда эфирга чыга. Тапшыруга нигез салучы беренче профессиональ татар журналисты Ирек Хисаметдинов. Быел Удмуртия радиосына 90 ел тула. Хәтирәләрне янартып, Ирек Хисаметдинов белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
Удмуртиянең моңлы сандугачы, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре, “Гүзәл” ансамбле җырчысы Әнирә Сафина арабыздан мәңгелеккә китте. Бүгенге чыгарылышта “Хәерле кич” тапшырулары архивында Әнирә апа белән сакланган сәхифә.