tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кузбасс татарларына «Үз җиремдә үз телем» китабы турында сөйләделәр
Кузбасс татарларына «Үз җиремдә үз телем» китабы турында сөйләделәр

Кузбасс татарларына «Үз җиремдә үз телем» китабы турында сөйләделәр

Кузбасста «Безнең йорт» татар милли көнкүреш бүлмәсендә Мәскәү татарлары һәм төрки халыкларның Милли конгрессы җитәкчесе Рөстәм Җамалиев белән очрашу узды.

Рөстәм Җамалиев көньяк Кузбасс татар оешмалары өчен әзерләнгән «Үз җиремдә үз телем» дигән китап-җыентык турында сөйләде.

Китапның 110 авторы арасында күренекле кешеләр, язучылар, шагыйрьләр, галимнәр, мәдәният эшлеклеләре, сәясәтчеләр һәм дипломатлар, иҗтимагый оешма җитәкчеләре һәм татар басмалары мөхәррирләре бар. Алар барысы да татар халкы тарихын, туган телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне һәм рухи кыйммәтләрне саклау идеясе белән яши, диелгән хәбәрдә.

Рөстәм Җамалиев китапның бөтен дөньяда яшәүче татарлар өчен маршрут картасы булып тора алуын, һәр оешма, берләшмә, гаилә анда үз тормышларында кулланырга мөмкин булган файдалы һәм кызыклы мәгълүмат табачагын әйтте.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*