tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсе егете, хоккейчы Дамир Җәфәров “СКА”га күчә
Түбән Новгород өлкәсе егете, хоккейчы Дамир Җәфәров “СКА”га күчә

Түбән Новгород өлкәсе егете, хоккейчы Дамир Җәфәров “СКА”га күчә

Өметле яшь хоккейчыбыз, чыгышы белән Түбән Новгород өлкәсенең Өчкүл авылыннан булган Дамир Җәфәров май ахырында Санкт-Петербургның “СКА” командасы белән ике елга килешү төзеде.

Соңгы дүрт сезон Дамир Түбән Новгородның “Торпедо”сы өчен уйнады һәм шул вакыт эчендә аның лидерына әверелде, даими рәвештә КХЛның иң яхшы бомбардирлар сафына керде.

Шуны да әйтергә кирәк, ул хоккейчы автозаводчыларның тарихында тирән эз калдырды: 2020-2021 ел сезонында озак сакланып килгән нәтиҗәле рекор­дны яңартты. Шул истәлекле вакыйга белән аны губернатор Глеб Никитин шәхсән үзе котлады. Глеб Сергеевич һәрвакыт Дамирның чыгышын игътибар белән күзәтә, “Торпедо”да калырга үгетләде.

“Клуб идарәсенә, тренерларга, партнерларыма, барча нижгарлы тамашачы­ларга рәхмәт белдерәм. Түбән Новгородта үткәргән дүрт ел минем өчен бик мөһим иде. Чын күңелдән яңа сезонда “Торпедо”га уңышлар телим”, – дигән ул якташларына юллаган мөрәҗәгатендә.

“СКА”га күчү – Дамирның карьерасында, һичшиксез, яңа дәрәҗәле этап. Төньяк башкала командасы КХЛның иң көчле коллективлар сафына керә һәм һәр ел Гагарин кубогын яулауга дәгъва кыла. “СКА”дан Россия милли җыелма командасына эләгү мөмкинлеге дә күбрәк.

Дамирга Санкт-Петебургта уңышлар телибез һәм туган ягы Нижгарга яңа спортчан казанышлары белән кунакка көтеп калабыз.

Илнар САДЕКОВ

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*