tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан мэриясе транспорт хезмәткәрләренә татар телен укытуны оештырырга ниятли
Казан мэриясе транспорт хезмәткәрләренә татар телен укытуны оештырырга ниятли

Казан мэриясе транспорт хезмәткәрләренә татар телен укытуны оештырырга ниятли

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова Казан мэриясе транспорт хезмәткәрләренә татар телен укытуны оештырырга ниятләгәнен әйтте.

«Транспорт хезмәткәрләре өчен татар телен өйрәтү буенча интенсивлар оештырырга ниятлибез. Алар белән беррәттән хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләрне дә туплыйбыз. Бу безнең өчен яңа эш түгел. Туган телләр елында кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы һәм сату-алу өлкәләрендә эшләүчеләр татар телен өйрәнде. Мэрия хезмәткәрләре өчен аерым интенсив үтте», – диде Гүзәл Сәгыйтова татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында.

Узган елның 20 сентябреннән Казан метросында «Туган телләр поезды» йөри башлаган иде. Ул канатлы сүзләр, юмор, популяр фразалар бизәлгән алты вагоннан тора. Алты вагонның өчесе татарларга, Татарстанга, Казанга багышланган, бер вагон тулысынча татар телендә.

«Поездны казанлылар һәм Казан кунаклары бик яратты, әле дә бик күп кайтавазлар алабыз. Махсус бу поездны көтеп торучылар бар, мәктәп укучылары да аңарда еш йөри. Быел исә охшаш концепцияне автобусларга да күчерү нияте бар. Шул ук автобусларда татар һәм рус телләрендә топонимика, шәхесләргә бәйле аудиогид та яңгыраячак», – диде Гүзәл Сәгыйтова.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*