Халкыбыз борынгы заманнардан ук урман кисү, кышка утын әзерләү, өй салу, бәрәңге утырту һәм йорт юу кебек зур эшләрне бергәләп өмә ясап башкара торган булган. Шунысы сөенечле, әлеге матур йолалар бүген дә байтак авылларда сакланып калган. Борынгы Сембер төбәгенең “Ак калфак” оешмасы шул гореф-гадәтләрнең берсе-йорт юуу йоласын кабат яңарту, аны тормышыбызга кабат кайтару буенча остаханә уздырды.