tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессы җитәкчелеге “Безнең мирас“ һәм “Мәдәни җомга” басмалары мөхәррирләре белән очрашты
Татар конгрессы җитәкчелеге “Безнең мирас“ һәм “Мәдәни җомга” басмалары мөхәррирләре белән очрашты

Татар конгрессы җитәкчелеге “Безнең мирас“ һәм “Мәдәни җомга” басмалары мөхәррирләре белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров “Безнең мирас“ журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон һәм “Мәдәни җомга” газетасының  баш мөхәррире Вахит Имамов белән очраштылар. Очрашу барышында сүз татар матбугаты, төбәкләрдә татар тормышын яктырту мәсьәләләре турында барды. Шулай ук җитәкчелек Омск өлкәсендә узачак Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыенына “Безнең мирас” басмасының махсус санын әзерләү һәм август аенда узачак “Милләт җыены”уңаеннан “Мәдәни җомга” газетасы битләрендә актив милләттәшләребез турында язмалар бастыру буенча да сүз күтәрде. Әңгәмә барышында Бөтероссия халык санын исәпкә алу чарасына кагылышлы эшчәнлек турында да фикер алыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*