Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә татарча көрәш буенча Бөтенроссия турниры булып узды. Анда илебезнең 12 төбәгеннән 100 гә якын көрәшче бил алышты. Быел аның үзенчәлеге шунда-турнирда бары тик балалар һәм яшүсмерләр генә катнашты. Унтугызынчы тапкыр уздырылучы көрәш турнирының кайбер мизгелләре һәм аның җиңүчеләре хакында безнең бу төбәктәге хәбәрчебез Рамис Сафин бәян итәр.