tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт музыка көллиятендә Муса Җәлилнең оныгы һәм оныкчыгы белән очрашу узды
Әлмәт музыка көллиятендә Муса Җәлилнең оныгы һәм оныкчыгы белән очрашу узды

Әлмәт музыка көллиятендә Муса Җәлилнең оныгы һәм оныкчыгы белән очрашу узды

Ф.Яруллин ис. Әлмәт музыка көллиятендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Михайловна Малышева һәм оныкчыгы Елизавета Малышева-Җәлил белән “Буыннар хәтере” дип аталган очрашу булды.

Әлеге очрашу “Россиянең яшь талантлар” фестивале кысаларында “Яңа исемнәр” фонды стипендиатлары исеме астында үтте.

Очрашуны “Яңа исемнәр” фонды вице-президенты Александр Арутюнович Петросян ачып җибәрде.

Татар халкының батыр улы Муса Җәлилнең батырлыгы берәүне дә битараф калдырмый. Җәлилнең Казандагы музей-фатиры директоры Назирә Фәттахова бик мавыктыргыч итеп әлеге музейның оешу тарихы, андагы экспонатлар, М.Җәлил һәм аның батырлыгы турында сөйләде. Әлбәттә, иң истә калганы каһарман-шагыйрьнең оныгы Татьяна Малышеваның истәлекләре булды.

Татьяна Малышева музыкант, педагог, “Арт-линия” музыкаль проектлар җитәкчесе. Елизавета Малышева – Җәлилгә 13 яшь. Ул Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка мәктәбенең скрипка классында укый.

Ни кызганыч, Җәлилнең оныгы төс-кыяфәте белән татарга, бабасы Мусага охшаса да татарча белми. Бабагызның шигырьләрен татарча оригиналда укыйсыгыз килмиме, дигән соравыма, урыс теләндә укыганда да мин шагыйрьнең рухи халәтен яхшы аңлыйм, диде ул. Ә бит әсәрне оригиналда укысаң, башкача кабул итәсең, диләр. Билгеле булганча, Җәлилчеләр Коръән тотып хушлашканнар. Тик оныгының, “Мин православие динендә” диюе генә күңелдә төер калдырды. Дөнья шулай үзгәрәдер инде. Ә Җәлил батырлыгы үзгәрми, ул үлемсез!

sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*