Ульяновск өлкәсенең кайбер мәктәпләрендә татар телен атнасына ярты сәгать, ә берничә мәктәптә, гомумән, 15 минутка гына калдырганнар. Бу хакта татар, чуваш һәм мордва теле укытучыларның өлкә форумында җирле татар милли-мәдәни автономиясе рәисе хәбәр итте. Төбәк губернаторы Алексей Русских катнашында узган чираттагы җыенга өлкә мәктәпләреннән йөзгә якын ана теле укытычысы, Татарстан, Мордовия һәм Чувашиядән мәгариф министрлыклары вәкилләре дә килгән иде.