tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гомәр Мәрданов исемендәге театраль фестиваль старт алды
Гомәр Мәрданов исемендәге театраль фестиваль старт алды

Гомәр Мәрданов исемендәге театраль фестиваль старт алды

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры Гомәр Мәрдәнов исемендәге театраль фестивальгә старт бирде.

«Фестиваль район мәктәп укучылары арасында үткәрелә. Вәкаләтле жюри фестивальдә катнашучы спектакльләрне карап, бәяләгәннән соң җиңүче мәктәпнең спектакле 19 мартта Әтнә татар дәүләт драма театры сәхнәсендә тамашачыларга тәкъдим ителәчәк», — дип хәбәр итә театр.

Әлеге фестиваль белән Әтнә театры үзенең легендар режиссеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены иясе, Марсель Сәлимҗанов исемендәге беренче Республика премиясе лауреаты Гомәр Мәрдәновның исемен мәңгеләштер.

«Фестиваль татар телен, әдәбиятын саклауда, яшьләребез арасында сәләтле балаларны ачыклауда уңышлы башлангыч булачак», — дип ассызыклый театр.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*