tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җырчы бәхете…
Җырчы бәхете…

Җырчы бәхете…

Сиринә Зәйнетдинова концертыннан соң туган уйлар

Татарстанның атказанган артисткасы, 4 тапкыр Болгар радиосының Милли музыкаль премиясе, “Татар моңы”, Рәшит Ваһапов конкурсы лауреаты Сиринә Зәйнетдинованың “Чулпан” мәдәният үзәгендә узган “Яшәү яме” дигән концерт программасын карагач, “Җырчы бәхете нидә икән?”дигән сорау туа.

Бәхет — татар халык җырларын өздереп җырлый алучы уникаль, халыкчан тавышлы булудамы? Татар җырының бөтен үзенчәлекләрен ача алучы милизмнардамы? Әллә бәхет — җырларыңны күңелдә калдырып, синең белән бергә кушылып җырлаучы тамашачыларың күп булудамы? Бәлки, Сиринәнең уңышы оркестрга, төрле музыка уен коралларына, баянга кушылып җырлый алуындадыр?!

“Чулпан “мәдәният үзәгендә ике сәгать ярым барган концертның бер сулышта, бер тында узуы Нурлат кызының җырчы буларак бәхетле булуын күрсәтте. Тамаша залына Сиринә иҗатын белгән, аны хөрмәт иткән тамашачыларның килүен җырчының һәр чыгышын озак итеп алкышларга күмүдә дә күреп була иде. Сиринә Фәнис кызы Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры уенчыларына, Татарстанның атказанган артисты Наил Сәгдиевнең баян моңнарына да кушылып җырлады.

Концертны Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова җитәкчелегендәге “Казан” бию ансамбле артистлары да үзләренең матур биюләре белән бизәделәр. Чын милли моңнарга гашыйк тамашачыларны Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров, Татарстанның атказанган артисты Илгиз Зәкиев, “Татар моңы” лауреаты Рафаэль Якуповлар күңелгә кереп калырдай җырлар белән сөендерделәр. Сәхнәдә милли бизәлеш, туган җиребез табигатеннән матур кадрлар (концертның сценарий авторы һәм режиссеры Раиль Рамазанов) җырчының гомер мизгелләре белән үрелеп барды. Сиринә Зәйнетдинова күп җырчылардан аермалы буларак, үзе башкарган җырларның авторларына аеруча игътибарлы. Ул аларның һәркайсы турында матур фикерләрен әйтеп узды. Якташы композитор Сабит Миннеханов, Филүс Хисаметдинов, Зөфәр Хәйретдинов, Сиринә белән күп җырлар иҗат иткән Гөлнур Айзатның кызы Назлыгөл дә җырчыга котлау сүзләрен җиткерделәр.

-Концертыбызны “Яшәү яме” дип юкка гына атамадык. Гөлнур апа Айзат язган бу җыр мине кайда гына булсам да озата бара, милләттәшләремә бүләк булып яңгырый. «Яшәү яме»н халык бик яратты, ул бәйрәмнәрдә иң еш җырлана торган хитка әверелде. Хәтердә тиз кала, якты, авырлыкларны җиңеп яшәргә өнди торган җырны мин дә йөрәгем аша уздырып башкарам, – диде җырчы. Бүгенге көн вәзгыятенә туры килә торган “Табибларга” (Рөстәм Бакиров сүзләре, Сабит Миннеханов музыкасы) җыры өчен тамашачы Сиринәгә аерым алкышлады.

Сәхнәдә Сиринә Зәйнетдинованың кызы Эльвина Мөхәммәтованың татар һәм инглиз телләрендә җырлавын күрү, ишетү нурлатлылар өчен дә зур горурлык. Тамаша залында Сиринәнең әнисе Фатыйма ханым утыру да якташыбызга зур көч өстәгәндер. Сиринә рәхмәтле, бәхетле җырчыбыз!

“Чулпан” мәдәни үзәгендә узган концерт өчен дә ул Казан шәһәре филармониясе директоры Зиатдинов Наил Тауфиковичка, барлык сәхнәдәш дусларына, концерт бүлеге мөдире Рәис Кавиевич Шакировка, администратор Гүзәлия Зәйнетдиновага, сәхнә образы тудыручы кызларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Концерт барышын ТНВ, ГТРК каналлары төшерү дә җырчының үз репертуарына таләпчән булуының бер дәлиле.

Үз чиратыбызда, без дә Бөтендөнья татар конгрессы, аның Казан бүлекчәсе, Нурлат якташлыгы, Нурлат муниципаль райбашлыгы Алмаз Сәлим улы Әхмәтшин исеменнән рәхмәт сүзләребезне җиткердек. Сиринә Зәйнетдинова конгресс җитәкчелеге белән татарлар яшәгән кайсы гына төбәкләрдә чыгыш ясаса да, аның һәр җыры көчле алкышларга күмелә. Сиринә без оештырган Хәйрия чараларының да алыштыргысыз кунагы ул! Нурлат якташлыгы оештырган һәр очрашуны җырчы үзенең күркәм җырлары белән нурга, яктылыкка, моңга күмә. Яшәү ямен җырда табып, бәхетле яшәгез, Сиринә сеңелем!

Фәрид Мифтахов,

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*