tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КФУ студентлары «Ана теле» Бөтенроссия педагогик осталык бәйгесендә җиңде
КФУ студентлары «Ана теле» Бөтенроссия педагогик осталык бәйгесендә җиңде

КФУ студентлары «Ана теле» Бөтенроссия педагогик осталык бәйгесендә җиңде

Башкорт дәүләт педагогика университетының «Ана теле — 2022» XIV Бөтенроссия педагогик осталык бәйгесендә КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары — Илзирә Галимбикова һәм Айгөл Габделхакова икенче урын алды.

«Филология юнәлешендә укысам да, укытучылык һөнәренә кечкенәдән үк мәхәббәтем бар. Әлеге бәйгедә көчемне сынап карарга менә дигән мөмкинлек туды. Чара өч этаптан торды. Баштан презентация ярдәмендә үзебез белән таныштырып, видео төшердек. Алга таба сәләтеңне күрсәтү таләп ителде, мин шигырь укыдым.

Төп этапта укытучылык һөнәреңне күрсәтү — дәрес үткәрү. Мин дәресне Казанның 171нче мәктәпнең 5нче сыйныф укучылары белән уздырдым. «Исемнәрнең исем белән төрләнеше» дигән теманы үттек. Дәрестә яңа технологияләрне куллануга басым ясадым. Ярты сәгать эчендә берничә төр уку-укыту технологиясен кулланырга тырыштым», — дип уртаклашты Илзирә Галимбикова.

Югары мәктәптән Айгөл Габделхакова да катнашкан. Ул да уңышлы чыгыш ясап, икенче урынга лаек булган. Айгөл Яңа Савин районының 146нчы «Ресурс» лицеенда 5нче сыйныфта рус телле балаларга «Татарстан шәһәрләре» дигән татар теле дәресен үткәргән.

Бәйге Россия күләмендә Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт университеты тарафыннан үткәрелә. Бәйге татар теле һәм әдәбияты укытучылары булачак студентларны барлау, аларга ярдәм итү, татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәренең абруен күтәрү, студентлар арасында укытучының уңай образын формалаштыру максаты белән үткәрелә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*