tatruen
Баш бит / Яңалыклар / РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре Юныс Әхмәтҗановның тууына 95 ел
РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре Юныс Әхмәтҗановның тууына 95 ел

РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре Юныс Әхмәтҗановның тууына 95 ел

Бүген танылган аш-су остасы, татар милли ризыклары турында күпсанлы китаплар авторы, РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре Юныс Әхмәтҗановның тууына 95 ел.

Юныс Әхмәтҗановның татар милли аш-суларын саклап калуга һәм танытуга керткән өлеше бик зур. Ул җәмәгать туклануы системасында 1942 елда эшли башлый. Даими рәвештә татар милли ризыкларын өйрәнеп, белгечләр һәм хуҗабикәләр киңәшләрен тотып, онытылган борынгы рецептларны авыллардан җыеп йөреп татар аш-сулары рецептурасын баетуга хезмәт итә, үзе дә күпсанлы рецептлар төзи. Татар ризыклары турында беренче китап та Ю.Әхмәтҗанов тарафыннан языла, ул милли аш-суны СССР Халык хуҗалыгы казанышлары ярминкәсендә күптапкырлар тәкъдим итә.

Ю. Әхмәтҗанов 1980 елда Мәскәүдә Олимпиадада милли ризыклар әзерли. Җәмәгать туклануы тармагында уңышлы эшләве өчен Ленин һәм Халыклар дуслыгы орденнары белән бүләкләнә, “Совет сәүдәсе отличнигы” билгесенә лаек була. Күп еллар Казанда Татар ашлары йортында эшли.

Татары Тюмени

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*